news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камаллылар Мәскәүгә гастрольгә җыена

Россия башкаласы тамашачысына алар 8 спектакль тәкъдим итәргә ниятли

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 14-21 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәренә гастрольләр белән бара.

Россия Дәүләт академия Кече театры филиалы сәхнәсендә Мәскәү тамашачысына 8 спектакль тәкъдим ителә. 14 гыйнварда “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин) куела, 15,18 − гыйнвар “Сөясеңме, сөймисеңме?” (Ф. Бүләков), 16 гыйнвар – “Банкрот” (Г. Камал), 17 гыйнвар − “Авыл эте Акбай” (Т. Миңнуллин), “Мәхәббәт FM” (И. Зәйниев), 19 гыйнвар − “Үлеп яратты” (Р. Зәйдулла), 20 гыйнвар − “Әрем исе” (И. Зәйниев), 21 гыйнвар − “Гөргөри кияүләре” (Т. Миңнуллин”). Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100