news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камаллылар И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәре буенча спектакль эскизында катнаша

"Город АРТ-подготовка" лабораториясе кысаларында Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш спектакль эскизы әзерли.

Камаллылар И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәре буенча спектакль эскизында катнаша
Рамиль Гали, kamalteatr.ru

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Камал театры артистлары Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш белән Ибраһим Сәләховның "Колыма хикәяләре" ("Черная Колыма") әсәре буенча спектакль эскизы әзерли. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

17-27 майда Казанда "Город АРТ-подготовка" лабораториясе үтә. Әлеге проект кысаларында Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш Камал театры артистлары белән И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" ("Тайгак кичү") әсәре буенча спектакль эскизы әзерли, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Тамаша 26 һәм 27 майда "Угол" иҗат лабораториясендә күрсәтелә. Эскизның кураторы — журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.

Эскизда Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Алсу Каюмова, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Гюльвердиева, Алмаз Борһанов катнаша.

  • Камал театры - "Города АРТ-подготовка" лабораториясенең һәм "Живой город" үткәргән башка проекларның да даими катнашучысы. Узган ел шушы проект кысаларында Гоголь-үзәкнең яшь режиссеры Евгений Беркович Камал театры артистлары белән архив материаллары буенча "Заман тавышларын тыңлаганда" спектакле эскизын тәкъдим иткәннәр иде.  

  • Ибраһим Сәлахов (1911-1998) - "Парасат" (Казахстан) ордены кавалеры, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Күкшәтау шәһәренең мактаулы гражданины.
  • И. Сәлаховның "Колыма хикәяләре" ("Тайгак кичү") әсәре татар әдәбиятында шәхес культы чорын "ачык текст" белән сурәтләгән беренче әсәр булып санала. 1991 елда "Колыма хикәяләре" ("Черная Колыма") әсәре рус теленә тәрҗемә ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100