Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камаллылар гастрольләр алдыннан Мәскәү журналистлары белән очраша
Татар театры гастрольләре 2013 елның гыйнварында Мәскәү Кече театрында уза
(Мәскәү, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының башкалага гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе уза. Казан театры гастрольләре 2013 елның 10-15 гыйнварында Россия Дәүләт академия кече театры сәхнәсендә уза.
Татар театры 107 нче сезонда Мәскәүгә 8 спектакль алып бара. Алар арасында Т.Миңнуллиның “Мулла” һәм И.Зәйниевның “Кечтүкле уен” премьералары бар.
Матбугат конференциясендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина, театр актеры, “Мулла” спектаклендә баш рольне башкаручы Эмиль Талипов катнаша. Кече театр ягыннан сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР ның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкилле матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз