news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камаллылар Чаллы театрына барып, спектакль әзерләячәк

Чаллы татар драма театры Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге уздырган конкурста откан грантка комедия куя

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Чаллы татар драма театры, Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге уздырган бәйгедә җиңеп чыгып, 400 мең сумлык грант отты. Бу акчага күренекле итальян драматургы Карл Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» дель арте комедиясе сәхнәгә куелачак.

Театрның директоры Рашат Фәйзерахманов хәбәр итүенчә, ел саен дәүләт театрлары арасында грант өчен кискен һәм принципиаль көрәш бара. «Быел безнең театрның мөмкин булган иң зур сумманы отуы икеләтә куанычлы, — диде Рашат Фәесханович. — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясенең премьерасы 25 декабрьдә булыр дип торабыз. Эшне башладык инде. Сәхнәдәге актив репетицияләргә ноябрь башында тотыначакбыз. Шул вакытка безгә Казаннан яшь режиссер Илгиз Зәйниев килә. Тамашачылар аны Камал театрының актеры һәм бик күп театрларда барган спектакльләрнең авторы, танылган драматург буларак та беләләр. Яңа спектакльнең рәссамы — шулай ук камаллы Булат Ибраһимов».

Билгеле булганча, Гальдони «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясен Медебак труппасы өчен яза һәм беренче куелыш 1749 елда Миланда була. 227 ел узгач, 1976 елда пьеса нигезендә төшерелгән «Труффальдино из Бергамо» исемле совет фильмы чыга. Бүгенге тамашачылар әлеге әсәрне күбрәк шушы фильм аша беләләр. Анда төп рольне Константин Райкин башкара, ә аның өчен Михаил Боярский сөйләшә һәм җырлый. Яңа спектакльне татар тамашачысы ничек кабул итәр, - анысын вакыт күрсәтер...

Исегезгә төшереп узабыз: ТР Театр әһелләре берлеге гранты Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән 2012 елдан бирле бирелә. Чаллы курчак театры «У ковчега в восемь» (У. Хуб) спектаклен куярга 300 мең сум отты, дип хәбәр итә әлеге театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100