news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасына үткәреләчәк су белән тәэмин итү челтәрләре 81 млн сумга төшә

Камал театрының яңа бинасына су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу челтәрләре үткәрергә ниятлиләр. Эшләрнең бәясе 81 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда.

Документлар нигезендә, эшләрнең заказчысы - «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе – эшләр килешү төзелгәннән соң ике ай эчендә башкарылыр һәм объект челтәрләргә тоташтырылыр дип көтә. Башкаручы алдында җир казу эшләре, сөзәк урыннарны ныгыту, камера урнаштыру, торба үткәргечләр сузу һ.б. эшләр башкару бурычы тора.

Төзелешне «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе финанслаячак.

Искәртеп узабыз, ел башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов театрның яңа бинасы төзелә торган урында булган иде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, яңа бинаның мәйданы 49 мең квадрат метр тирәсе тәшкил итәчәк. Биредә берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, иҗтимагый зона, шулай ук репетицияләр үткәрү һәм административ бүлмәләр урнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100