news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар

Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар
рәсми видеодан скриншот

Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.

«Архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурс җиңүчесе булган компания - «Ваухаус» консорциумы проект документациясен ясый. Аерым алганда, бинаның төп залларын җентекләп планлаштыралар. Анда 600 тамашачыга исәпләнгән зал һәм 200 урынлы универсаль зал, көнчыгыш, камера һәм тагын берничә репетиция залы, шулай ук техник биналар, складлар һәм грим бүлмәләре булачак», - дип сөйләде ул. 

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, театр проектлаучылар белән даими киңәшмәләр үткәрә, анда проектның барлык нечкәлекләре турында фикер алышалар. «Татар-информ» хәбәрчесе Лиля Шәйхетдинова шул хакта яза.

«Эш, ниһаять, урыныннан кузгалды, киңәшмәләр атна саен уздырыла. Көзен төзелеш эшләре башланыр дип өметләнәбез», - диде театрның сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Иң оптимистик фаразлар буенча, театр труппасы Камал театрының репертуар спектакльләрен 2026 елда театрның 120 еллык юбилеена яңа бинага күчерә ала.

Искәртәбез, Камал исемендәге татар театрының яңа заманча бинасы Кабан күленең уң ягында, Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары киселешендә, «Ваухаус» рус-немец-япон консорциумы проекты буенча төзеләчәк. Быел февраль аенда коллектив республика үткәрә торган Ачык халыкара бәйгедә җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100