news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының яңа бинасын 2024 ел азагына төзеп бетерергә планлаштыралар

Кабан күле буена Камал театрының яңа бинасын салуны 2024 ел азагына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.

«Узган елларда без Кабан күлен төзекләндерүгә зур игътибар бирдек, ә бу елның азагына кадәр Галиәсгар Камал театры яңа бинасын төзеп бетерергә планлаштырабыз. Башкарылган эшләр белән бергә бу капиталь ремонтланган, төзекләндерелгән ишегаллары кварталы булачак», - дип ассызыклаган Казан мэры Илсур Метшин.

Элегрәк ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев быел театрның яңа бинасы янында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы буенча зур территория төзекләндереләчәк, дип сөйләгән иде. Ул Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнарындагы ишегалларын колачлый.

«Бу елның иң зур объекты булып төзелеп килүче Галиәсгар Камал театры бинасы янында урнашкан Һади Такташ, Назарбаев, Туфан Миңнуллин урамнарындагы 24 торак йортның ишегаллары комплексы торачак. Бу ишегалларының гомуми мәйданы – 98 мең квадрат метр. Анда 7 меңләп кеше яши», - дип сөйләгән Куляжев.

Искәртик, Галиәсгар Камал исемендәге театр – Россиянең иң борынгы милли театры. Ул 1906 елда нигезләнгән, ә Татарстан урамындагы бүгенге бинага 1985 елда күченгән. 2021 елда яңа бина төзү концепциясен сайладылар. Халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча Wowhaus консорциумы (Мәскәү) һәм Kengo Kuma & Associates Япон бюросы проекты җиңүче булды.

Театрның яңа бинасы фасады кышын Кабан күлен каплый торган «боз» белән бизәләчәк. Эчке интерьерларны рәссам Наилә Кумысникова белән берлектә эшләнгән татар орнаментлары белән баетачаклар. Бина тышкы яктан өч өлешкә бүленгән парковка зонасы белән уратып алыначак: Кабан күле яр буе, театр янындагы парк (Назарбаев урамы ягыннан) һәм бинаның түбәсе һәм террасаларындагы «парк». Театр тирәсендәге территорияне төзекләндерү турында әле фикер алышулар алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot