news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме бара

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме бара
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкта Шигырь бәйрәме бара.

Биредә өлкән буыннан Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Наил Касыймов, Эльмира Шәрифуллина, Илфак Ибраимов шигырьләре яңгырады

Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел, Рифат Сәлах кызы Сөмбел, Булат Ибраһимов кызы Айбикә, Лилия Гыйбадуллина улы Закир белән чыгыш ясады.

Урта буыннан Шәмсия Җиһангирова, Рәмис Аймәт, Сания Əхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова һәм башкалар чыгыш ясавы көтелә.

Финалда яшьрәкләр «безнең буын» буларак тәкъдим ителә. Луиза Янсуар, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова шигырь укыячак.

Азактан яшьләрдән перфоманс вәгъдә ителә. Миләүшә Гафурова, Гүзәл Закирова, Алинә Хәбибуллина, Айрат Шамс катнашачак.

Бәйрәмне шагыйрьләр Эльвира Һадиева һәм Булат Ибраһимов алып бара. Режиссёр - Булат Гатауллин.

Мәйданда халык күп. Утыргычлар 900 кешегэ исәпләнгән. Алар тулы булып күренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100