news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының яңа бинасы янында утлы һәм музыкалы фонтан барлыкка киләчәк

Камал театрының яңа бинасы янында утлы һәм музыкалы фонтан барлыкка киләчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында утлы һәм музыкалы фонтан урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Кабан күле яр буен төзекләндерүнең өченче чираты проектын тәкъдим иткәндә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Фонтанның концепциясе әлегә уйлана. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, проектлау эшләре якынча 6-7 ай вакыт дәвам итәргә мөмкин. Проектның визуальләштерелгән макеты әлегә тәкъдим ителмәгән, чөнки аны ясый гына башлаганнар. Объектның нинди булачагы архитектура макеты әзер булганнан соң билгеле булачак.

Метшин шулай ук билгеләп үткәнчә, идея турында Саклык банкы башлыгы Герман Греф белән ул Казанга килгән вакытта фикер алышкан булганнар. Ул илнең төрле төбәкләрендә масштаблы проектларны гамәлгә ашыра. Шәһәр партнер яңа иҗтимагый киңлекне булдыруда катнашыр, дип өметләнә, дип билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта яклар сөйләшүләр стадиясендә. Проектны гамәлгә ашыру буенча беренче эшләр быел ук башланырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot