news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасы мәйданы 49 мең квадрат метр була

Камал театрының яңа бинасы мәйданы 49 мең квадрат метр була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Галиәсгар Камал исемендәге театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итәчәк, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. Планировка проектына үзгәрешләр Казан башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында күрсәтелгән.

5-8 катлы бинада дүрт зал була: зурысы 788 урынлы, көнчыгышы (түгәрәге) 242 урынлы, универсаль залда урыннар саны сайланган сценографиягә карап (300гә кадәр урын) үзгәрергә мөмкин һәм камера залына 40 тамашачы сыячак. Анда 544 театр хезмәткәре эшләячәк.

«Театрның яңа бинасына берьюлы 788 тамашачы һәм 210 хезмәткәр сыя», диелгән документта.

Проект буенча 0,37 га территорияне яшелләндерү планлаштырыла, Назарбаев урамындагы җир кишәрлеген реконструкцияләү проекты аркасында яшелләндерелә торган территория 0,1 гектарга киметелә.

Биредә 140 машина урыны кирәк, аның 14е аз мобильле гражданнар өчен була. Проект буенча 40 машинага парковка булдыру каралган, калганнары, документлар буенча, шәһәр урамнарындагы муниципаль парковкаларга куячак.

Искәртик, театр проекты буенча Татарстан башкаласында «Казаныш» форумында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100