news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының яңа бинасы каршында «Минем шәһәр» шигърият һәм музыка кичәсе булды

Камал театрының яңа бинасы каршында «Минем шәһәр» шигърият һәм музыка кичәсе булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы амфитеатрында «Минем шәһәр» дип исемләнгән шигърият һәм музыка кичәсе оештырылды. «Алло, илһам» шигъри лабораториясе кысаларында яңа буын шагыйрьләр өчен лекторийлар да узган иде. Шуның нәтиҗәсе буларак шигырьләр укылды.

Чарада шагыйрьләрдән Булат Ибраһим, Гүзәл Закирова, Эльвира Һадиева, Зөләйха Камалова, Луиза Янсуар, Миләүшә Гафурова, музыкант-журналист Рәдиф Кашапов, җырчы Elina һәм Илзирә Алиәкбәрова чыгыш ясады. Шулай ук «Алло, илһам» шигъри лабораториясендә катнашкан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Низамов һәм психолог Галия Мөхитова да үз иҗатларын тәкъдим итте.

Кичә кунаклары арасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та бар иде.

Шагыйрә Луиза Янсуар билгеләп үткәнчә, катнашучыларга төрле иҗади биремнәр тәкъдим ителгән. Аларның берсе — Казанның билгеле бер урыны исеменнән шигырь язу. «Кемдер - багана, кемдер - тукталыш исеменнән язды. Шигырьләрне тиздән «Идел» журналының социаль челтәрләрендә дә күрерсез», - диде ул.

«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова проектның Кабан күле белән коллаборациядә башкарылуын әйтте. «Иң башта без гаризалар кабул итүне башлап җибәрдек, шигърият белән кызыксынучыларны җыйдык. Алар белән Луиза Янсуар шөгыльләнде», - дип искәртте үтте ул.

Ринат Низамов лабораториянең файдалы булуын билгеләп үтте. «Лабораториядә ярдәмчеләр бар иде, шуңа күрә эшләп карарга курыкмадык, процесс булгач - нәтиҗә дә була, һәм мин моңа бик шат», – диде ул.

Музыкаль бизәлеш өстендә Регина Рокитянская эшләде. Кичәнең режиссёры – Динә Сафина.

news_right_1
news_right_2
news_bot