news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының күренекле артисты Наил Дунаев вафат

Камал театрының күренекле артисты Наил Дунаев вафат

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунаев) вафат.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

  • Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туf. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итте. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укытты.
  • Рольләре: Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Акъегет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов); Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев); Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир); Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхмәтов); Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр»; Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», Алексей — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин); Айдар — «Зифа», Качкинский — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт); Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Ногман — «Мирас» (Г.Каюм); Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид); Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый); Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега), Ашыг — «Арзы кыз» (М.Тарухан); Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким); Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100