news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының «Көл» спектакле «Тантана» премиясенә лаек булды

Камал театрының «Көл» спектакле «Тантана» премиясенә лаек булды
Михаил Захаров/архив

«Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Коки Митаниның «Академия смеха» пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакле өчен Камал театры бүләкләнде.

Премияне ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тапшырды.

«Эмиль Талипов белән Алмаз Борһанов килә алмады. Эмиль, Алмаз, без җиңдек», – диде Айдар Җаббаров «Татар-информ» үткәргән онлайн трансляция аша артистларга мөрәҗәгать итеп.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot