news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев Минтимер Шәймиевка «Шәрык клубы» комплексын тәкъдим итте

Фәрит Бикчәнтәев Минтимер Шәймиевка «Шәрык клубы» комплексын тәкъдим итте
tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар театры тарихына багышланган «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексын карады.

Комплекс заллары буйлап Минтимер Шәймиев өчен экскурсияне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев үткәрде.

 

Фото: © tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе комплексның экспозиция зоналарын карады һәм музейны оештыручыларны мактады.

Аннары яшь артистлар татар театры тарихында иң беренче куелган «Бичара кыз» спектаклен күрсәтте. Спектакльдән соң Минтимер Шәймиев режиссерны юбилее белән котлады. Дәүләт Киңәшчесе аның 60 яшьлегенә рәссам Илгизәр Самакаевның рәсемен бүләк итте. Картинада 922 елның 21 маенда Идел буе Болгар халыкларының ислам динен кабул итү вакыйгасы сурәтләнгән.

 

Фото: © tatarstan.ru

  • «Шәрык клубы» комплексы Татарстан урамындагы тарихи бинада урнашкан. Биредә 1907-1917 елларда татар яшьләренең аралашу клубы – «Шәрык клубы» эшләгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100