news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләре көне билгеле булды

Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 14-16 сентябрьдә Үзбәк милли академия драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре үтәчәк. Бу турыда Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камал театры Үзбәкстан тамашачысына легендарь "Зәңгәр шәл" спектаклен, "Бабайлар чуагы" лирик комедиясен һәм 112 сезон премьерасы "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итә.

Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

  • 14 сентябрь, башлана 19.00, "Зәңгәр шәл", К.Тинчурин, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
  • 15 сентябрь, башлана 18.00, "Бабайлар чуагы", И.Зәйниев, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
  • 16 сентябрь, башлана 18.00, "Әтәч менгән читәнгә", А.Гыйләҗев, режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot