news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының YouTube-каналында тагын алты спектакльнең язмасы унаштырылды

Тамашачыларга «Хуҗа Насретдин», «Минем исемем Кызыл», «Искән җилләр көенә», «41нең арбалы хатыннары», «Өч сеңел» һәм «Баскетболчы» спектакльләре тәкъдим ителде.

Камал театрының YouTube-каналында тагын алты спектакльнең язмасы унаштырылды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Камал театры үзенең YouTube-каналына алты спектакль урнаштырды. Аны интернет-кулланучылар бушлай карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, март ахырында, коронавирус таралуга бәйле рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында театр җитәкчелеге тамашачыларга легендар архив спектакльләрен бушлай карау мөмкинлеге булдырды.

Кичә тамашачыларга «Хуҗа Насретдин», «Минем исемем Кызыл», «Искән җилләр көенә», «41нең арбалы хатыннары», «Өч сеңел» һәм «Баскетболчы» спектакльләре тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot