news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының яшь артистлары Мәскәүдәге яшьтәшләре белән очраша

Гастроль афишасында бүген “Мәхәббәт FM» эстрада-джаз комедиясе.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Камал театрының яшь артистлары Мәскәү татар яшьләре белән очраша, дип хәбәр итә Мәскәү татарларының социаль сайтлардагы төркемнәре. Очрашу Мәскәүдә, Малый Татарский тыкрыгы 8нче йорт адресы буенча була.

Камал театрының зур гастрольләренә килгән яшь артистлар, чәй табыны артында, Мәскәү яшьләре белән аралашачак.

Ә кич белән яшь артистлар гастроль кысаларында “Мәхәббәт FM» эстрада-джаз комедиясен күрсәтәчәк. Пьеса авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев. Төп рольдә – Эмиль Талипов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot