news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңартылган оркестры яшь композиторлар әсәрләреннән концерт куйды

Яңартылган театр оркестры концертының бер бүлеге Эльмир Низамов әсәрләреннән торды.

Камал театрының яңартылган оркестры яшь композиторлар әсәрләреннән концерт куйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Камал театрында яңартылган оркестр концертында яшь композиторларның әсәрләре яңгырады.

Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, оркестрның төп составы калган, ул яңа музыкантлар белән киңәйтелгән. «Элек егермегә якын музыкант бар иде, хәзерге көндә утыз өч музыкант», — диде ул.

Режиссёр сүзләренчә, «Яңа» дип аталган театр оркестры концертының идеясе - яңа яшь баш дирижёрныкы. Концертның төп максаты — яшь композиторларның әсәрләрен тамашачыга сәхнәдән оркестр яңгырашында тыңлату.

«Әлеге концерт белән Камал театрының яңа оркестры барлык төрле музыканы да уйный алганын күрсәтәсем килә», — диде Камал театры оркестрының баш дирижёры Данияр Соколов.

«Камал театрына эшкә килгәч, архивларда эзләндем. Монда бик күп музыкаль материал тупланган. Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм башка татар классик композиторлары барысы да театр өчен көй язганда яшь булган. Шуңа да яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга эшләргә мөмкинлек бирү — табигый күренеш. „Яңа“ программасы дәвамлы булачак», — диде ул.

Данияр Соколов әйтүенчә, яңартылган оркестрда яңа гына консерватория тәмамлаучылар да бар. Аның фикеренчә, консерваториядән әле яңа гына укып чыгучыларның күп төрле музыка уйнау тәҗрибәсе һәм осталыгы бар, ә консерватория тәмамлап биш ел мәктәптә укытканнан соң оркестрга килүчегә бөтен төрле көйне уйнау авыр.

  • Концерт ике бүлектән торды. Беренче бүлек тулысынча Эльмир Низамов әсәрләреннән торды. Беренче бүлектә яңгыраган әсәрләр: «Шәрык рапсодиясе»; «Кара Пулат» операсыннан «Сугышчы биюе», һәм «Кызлар биюе»; «Хуҗа Насретдин» спектакле өчен язылган Сюитадан «Хуҗа», «Хаммат һәм Сәлви», «Һөҗүм» пьесалары; «Бармы ришвәттән дәва» спектакле өчен язылган Сюитадан «Трагедия» һәм «Лирика» пьесалары.
  • Икенче бүлектә тамашачыларга Илсур Вельгасның «3 өлештә симфониетта», Елена Шипованың «Айтука турында дастан», Ләйсән Абдуллинаның «Оркестр белән саксофон өчен концерт» (солист — халыкара конкурслар лауреаты Андрей Аношин), Ильяс Камалның Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Карурман аша…» әсәрләре тәкъдим ителде. 



Галерея: Камал театрында яңа оркестр концертыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100