news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа спектаклендә ришвәткә каршы даруның җитәкчеләргә тәэсире тасвирланачак

Г. Камал театры Зөлфәт Хәким пьесасы буенча премьера тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев, музыканы Эльмир Низамов иҗат иткән.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 7, 8, 15 һәм 27 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәким әсәре буенча “Бармы ришвәттән дәва?..” спектакленең премьерасы узачак.

Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, әлеге әсәр моннан берничә ел язылган булган. “Пьеса мине үзенең актуальлеге белән җәлеп итте. Театрга бүгенге көн проблемаларын яктырта торган әсәр кирәк булганга, “Бармы ришвәттән дәва?..”га тукталдым. Ул сатирик комедия, тамашачы тарафыннан җылы кабул ителер дип ышанып калам”, - диде режиссер.



Илгиз Зәйниев хәбәр итүенчә, спектакльгә музыканы яшь композитор Эльмир Низамов язган. Эльмир моңа кадәр дә камаллылар белән хезмәттәшлек итте. Мисал өчен, узган ел тамашачыга тәкъдим ителгән “Хуҗа Насретдин” спектакле өчен дә музыканы ул язган иде. Сүз уңаеннан, әлеге спектакльдә Насретдин ролен башкарган Фәнис Жиһаншага “Бармы ришвәттән дәва?..” спектаклендә дә баш роль бирелгән. Ул эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфине уйный. Баш герой ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә... Зөлфәт Хәким, сәер геройларны кеше ышанмаслык ситуациягә керткән, вакыйганың шартлылыгын жанр һәм стиль аркылы аклап, аны гротескка, фантасмагориягә кадәр үстергән. Башкача әйткәндә, әсәрнең авторы гади көндәлек тормышны тасвирлаучы түгел, ә ямьсез караңгы чынбарлыкны фаш итеп театраль антиутопия тудырган. Спектакльнең фантазия рухындагы чишелеше әсәрнең сатирик мотивларын һәм драматургның вакыйгаларга карата чәнечкеле карашын көчәйткән.



Мәгълүм булганча, “Бармы ришвәттән дәва?..” - Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән беренче генә спектакль түгел. Ул “Галиябану”, “Ричард III”, “Көтәм сине...” спектакльләрен дә сәхнәгә куйган иде. Соңгысының исә пьеса автора да үзе — И.Зәйниев. Яшь драматург иҗат иткән “Әрем исе”, “Кечтүкле уен”, “Бабайлар чуагы”, “Кәҗә, сарык һ.б.” пьесалары да Г. Камал теары сәхнәсендә зур уңыш белән бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100