Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрының яңа сезонында репертуардан 5 спектакль төшеп кала
Шулар арасында "Галиябану" һәм "Мулла" спектакльләре дә бар.
(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Яңа сезонда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарыннан 5 спектакль төшеп кала. Бу хакта актерларга яңа сезонның беренче эш көнендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
“Репертуарыбыз шуның кадәр зур. Хәзер һәр спектакльгә йөрешне санап баралар. Шуңа таянып спектакльләр төшеп калды”, – диде Фәрит Бикчәнтәев.
Яңа сезонның репертуарыннан “Кечтүкле уен”, “Ричард III”, “Авыл эте Акбай”, “Галиябану” һәм “Мулла” спектаклләре төшеп калган.
“Мулла” әсәре белән саубуллашу октябрь аенда булачак. Ул безнең репертуарда аерым бер урын алып торды. Аның белән тамашачылар белән бергә саубуллашачакбыз. 5 августа “Мулла” киносын да төшерә башлыйлар. Нишлисең инде, бездә җитди әсәрләрнең гомере кыска”, – дип белдерде Камал театрының баш режиссеры.
Галиәсгар Камал театры актеры, "Мулла" спектакленең баш герое Эмиль Талипов та "Татар-информ" хәбәрчесенә үз фикерен әйтте.
“Мин уйнаган “Мулла” спектакле төшеп калган икән. Моңсу булып китте. Спектакль 6 ел уйналып килде. Һәрбер спектакльнең үз гомере бар. Гомере узгандыр”, – диде Эмиль Талипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз