Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрының яңа сезонында беренче премьераны Илгиз Зәйниев сәхнәгә куя
7 ноябрьдә - театрның данлыклы режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә аның хөрмәтенә премьера чыгару Камал театрында традиция булып дәвам итә.
(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры сезонның беренче премьерасын традиция буенча 7 ноябрьдә чыгарачак. Аны режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәгә куя. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итте.
- Беренче премьера - Чыңгыз Айтматовның "Гасырдан да озын көн" романы буенча куелган "Мәңгелек буран" спектакле. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин һәм театрның яшь артистлары катнаша.
Репетицияләр театр җәйге ялган киткәнче үк башланган иде. Хәзерге вакытта артистлар җәйге ялда. Труппа 27 августта җәйге ялдан чыга. Аларны август спектакльләре һәм Якутия белән Үзбәкстанга гастрольләр һәм репетицияләр көтә.
7 ноябрьдә - театрның данлыклы режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә - аның хөрмәтенә премьера чыгару Камал театрында традиция буларак кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз