news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының яңа бинасында Шәрыкъ залы булырга мөмкин

Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк.

Камал театрының яңа бинасында Шәрыкъ залы булырга мөмкин
Владимир Васильев/архив

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының яңа бинасында Шәрыкъ залы да булырга мөмкин. Театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев театрның яңа бинасында шундый зал күрергә хыяллануы турында әйтте.

«Әлбәттә, зур зал булачак, репетиция заллары, функциональ зал. Минем тагын бер теләгем бар иде — безнең Шәрыкъ залы булсын иде», — диде ул бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.

«Бик кызыклы түгәрәк зал итеп күрәм мин аны. Гөмбәзле, йолдызлы күкле зал безнең фантазиябез», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның баш режиссеры ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманга, мәдәният министры Ирада Әюповага, жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга рәхмәтләрен җиткерде.

Ноябрь азагында Камал театры бинасы проекты конкурсының финалына чыгучы командалар Казанга киләчәк, ә 3 февральдә эш нәтиҗәләре жюрига тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot