news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасы проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү озайтылды

Бәйгедә катнашучылар алдында Түбән Кабан күле буенда, Һади Такташ урамында төзеләчәк театрның яңа бинасының проектын әзерләү бурычы тора.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Чит илдәге катнашучылар үтенече белән Галиәсгар Камал театрының архитектур концепциясен әзерләү буенча ачык халыкара бәйгенең оештыру комитеты заявка кампаниясен 22 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул итте. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архитектур концепциясен әзерләү буенча ачык халыкара бәйге бөтен дөньядагы архитекторларны җәлеп итте. Бүгенге көндә 400дән артык регистрация алынган. Оештыру комитеты заявка кампаниясен озайту турында карарга килде, чөнки конкурсантларга барлык тарихи һәм техник документлар (театр, татар мәдәнияте, Кабан күле һәм яңа бина төзеләчәк территория) белән танышу өчен күбрәк вакыт кирәк. Гаризаларны 22 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Бәйгедә катнашучылар алдында Түбән Кабан күле буенда, Һади Такташ урамында төзеләчәк театрның яңа бинасының проектын әзерләү бурычы тора. Конкурста Россия һәм чит илләрнең архитектура бюросы катнаша ала. Дәгъвачыларның консорциумнарга берләшү мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100