Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрының «Санаулы кичләр» спектакле репертуарда кала
Спектакль Камал театры сәхнәсендә 25 март һәм 16 апрель көннәрендә күрсәтелә.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының «Санаулы кичләр» спектакле репертуарда кала.
«Драматург Александр Володин спектакльләренең сәхнәдән төшүе турындагы хәбәрне раслый алмыйм. Үзгәрешләр юк, спектакль репертуарда кала», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов.
«Театр» журналы сайты драматург Александр Володинның улы, текстларның хокук иясе буларак, аларны Россиядә кую рөхсәтен кире ала, дип хәбәр иткән иде. Шул сәбәпле Петербургның «Мастерская» театрында «Записки нетрезвого человека» спектакле премьерадан соң күрсәтелмәячәге әйтелгән.
Спектакль Камал театры сәхнәсендә 25 март һәм 16 апрель көннәрендә күрсәтелә.
«Санаулы кичләр» спектаклен «Александр Володинның «Пять вечеров» пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган иде. Премьера 2019 елның ноябрендә чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз