Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрының «Санаулы кичләр» спектакле башка күрсәтелмәскә мөмкин
Драматург Александр Володин текстларының хокук иясе аларны Россиядә кую рөхсәтен кире ала.
(Казан, 8 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының «Санаулы кичләр» спектакле башка күрсәтелмәскә мөмкин.
Драматург Александр Володин текстларының хокук иясе аларны Россиядә кую рөхсәтен кире ала, дип хәбәр итә «Театр» журналы сайты.
Камал театры әлегә бу мәсьәләдә комментарий бирә алмады, соңрак бирергә вәгъдә итте.
Спектакль Камал театры сәхнәсендә 25 март һәм 16 апрель көннәрендә булырга тиеш.
«Санаулы кичләр» спектаклен «Александр Володинның «Пять вечеров» пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган иде. Премьера 2019 елның ноябрендә чыкты.
Драматург Александр Володинның (1919 — 2001) уллары Америкада яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз