news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының популяр комедиясе 100нче тапкыр уйнала

Бу – төп рольне Эмиль Талипов башкарган «Мәхәббәт FM» спектакле.

Камал театрының популяр комедиясе 100нче тапкыр уйнала
kamalteatr.ru

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Камал театры үзенең иң популяр комедияләренең берсен 100нче тапкыр күрсәтә. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу – төп рольне Эмиль Талипов башкарган «Мәхәббәт FM» спектакле. Илгиз Зәйниев үз пьесасы буенча куйган эстрада-джаз комедиясенең премьерасы 2013 елның 5 октябрендә булган иде.

  • Спектакльнең сюжеты буенча, Ильяс белән Чулпан радиода эшлиләр. Берсе - ди-джей, икенчесе - тавыш режиссеры. Бер-берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Спектакль яшьләр аудиториясенә адресланган. Ул бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot