news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрының "Килмешәк" спектакле Уфада тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк

Начар күрүче һәм күрмәүче тамашачылар бу спектакль белән Уфаның "Нур" театрында 16 февральдә таныша алачак.

Камал театрының "Килмешәк" спектакле Уфада тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Уфадагы гастрольләре вакытында «Килмешәк» спектакле тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының начар күрүчеләр һәм сукырлар махсус китапханәсе матбугат үзәге хәбәр итте.

Спектакльгә тифлокомментарий «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Особый взгляд» программасы кысаларында, Татарстан һәм Башкортстанның начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр китапханәләре һәм Г.Камал театры ярдәмендә ясала.

Спектакльдә күрсәтелгән вакыйгаларны күрмәүче тамашачыларга Татарстанның начар күрүчеләр һәм сукырлар республика махсус китапханәсе хезмәткәре, профессиональ тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сөйләп-аңлатып барачак.

Гөлүсә Закирова билгеләп үткәнчә, техник мөмкинлекләр белән бәйле рәвештә, күрмәүчеләр өчен урыннар саны чикле булачак. Спектакльгә килергә теләүчеләр Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

  • Г.Камал театрының Уфага гастрольләре 14 февральдә башлана. «Килмешәк» спектакле Уфаның «Нур» театрында 16 февральдә күрсәтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot