Камал театрының Казакъстанда гастрольләре башланды
Камаллылар анда 7 ел булмаган
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Казакъстанның Алматы шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 3 көнлек гастрольләре башланды.
Тамашачыларга алар Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Бабайлар чуагы” әсәрен тәкъдим итте. Казакъстан тамашачысы Туфан Миңнуллинның “Мулла” һәм “Гөргери кияүләре”н дә карый алачак.
Татар театры труппасы Алматы шәһәрендә гастрольләр белән беренче тапкыр 1964 нче елда була: ул вакытта 7 спектакль алып барыла. Болар арасында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” һәм “Казан сөлгесе”, Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал”, “Зифа” спектакльләре дә булган. Беренче гастрольләрдән соң камаллылар Казакъстанда тагын 5 тапкыр бара. Соңгы гастрольләр моннан 7 ел элек булган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.