Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрының «Искән җилләр көенә» спектакле онлайн бара
1 февральдән Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты башланды.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Хәзерге минутларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театры сәхнәсендә барган «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен онлайн күрсәтә.
Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/158/
Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт алды – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә. Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.
Зөлфәт Хәким пьесасы буенча «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен 2012 елда Лилия Әхмәтова куйган. Рәссамы – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Резеда Әхиярова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз