news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының "Дәрсе гыйбрәттер театр..." спектаклен татарча гына карарга мөмкин

Премьера спектакльләре 22 һәм 29 апрельдә уйналачак.

Камал театрының "Дәрсе гыйбрәттер театр..." спектаклен татарча гына карарга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал театры бары тик татар телендә генә карап була торган – әлегә тәрҗемә өчен техник мөмкинлекләр булмаган спектакль чыгарды. Ул – "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип исемләнгән театраль сәяхәт.

Яңа проект тамашачыны татар театры тарихы һәм театрның сәхнә арты дөньясы белән таныштыра. Бер төркем тамашачы спектакль күренешләрен театрның төрле урыннарында йөреп карыйлар һәм хәзергә әлеге тамашачыны колакчыннар белән тәэмин итү каралмаган. Алга таба театраль сәяхәткә ихтыяҗ артса, театр кирәкле техниканы сатып алачак. Әлегә татар телен аңлауда кыенлыклар булган тамашачы өчен эчтәлек язалган программа таратыла.

Премьера спектакльләре 22 һәм 29 апрельдә уйналачак. Билетлар сатуга чыкты, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Һәрбер спектакльдә нибары 20 тамашачы катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100