news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының чираттагы бер төркем артистлары коронавирустан прививка ясаткан

Вакцинация Казанның 18 шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә узган.

Камал театрының чираттагы бер төркем артистлары коронавирустан прививка ясаткан
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Г.Камал театры артистлары — РФ һәм ТР халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Фуат Әбубәкеров коронавирустан прививка ясатканнар. 

Вакцинация Казанның 18 шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә узган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Мин, Рузия Мотыйгуллина, кызым, ике оныгым бар. Алар белән гел аралашасым килә. Бакчага барасым, анда дуслар белән аралашасым килә. Сезне дә чакырам, килегез, исәнлегегезне кайгыртыгыз», — дип киңәш итә артистка. 

Март аенда, шулай ук, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева, Мәрьям Йосыповаларның прививка ясатканнарын хәбәр иткән идек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100