news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының «Бармы ришвәттән дәва?» спектакле берьяклы килеп чыккан – Ф.Сибагатуллин

Дәүләт Думасы депутаты спектакльне караганнан соң ришвәтчелек турында фикерен җиткерде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Долгов). Россия Дәүләт Думасы депутаты, язучы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллин Г.Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре репертуарындагы коррупция проблемасы каты тәнкыйтьләнүче «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә игътибар иткән. Депутат сүзләренчә, Россиядә ришвәтне тамырдан корыту кирәк. Ул бу хакта "Татар-информ" корреспондентына белдерде.

«Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында ришвәтчелеккә каршы көрәштә законнарны камилләштерү бара. Әгәр дә закон кабул ителсә, ришвәтченең генә түгел, аның туганнарының да мөлкәте конфискацияләнәчәк. Ришвәтчелекне тамырдан корыту өчен лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай ук идеология кирәк. Төп проблема нәкъ менә идеология булмауда.

Ә «Бармы ришвәттән дәва?» спектакленә килсәк, ул берьяклы гына килеп чыккан», – дип белдерде Фатыйх Сибагатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100