Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрыннан онлайн трансляцияләрне “Татар-информ” аша 8500 тамашачы караган
Бүген “Татар-информ” Камал театрының “Әрем исе” спектаклен онлайн күрсәтә. Спектакльне “Алтын битлек” номинанты Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының спектакльләре һәм юбилей кичәләреннән онлайн-трансляцияләрне 8500 тамашачы караган. Болар 13 илдә яшәүче кешеләр. Бу мәгълүматны «Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында Камал театры директоры Илфир Якупов әйтте.
Илфир Якупов бу онлайн күрсәтүләрнең чит илдәге татарлар өчен эшләнгәнен билгеләп үтте. “Без аларны башланырга ярты сәгать кала гына игълан итәбез. Чөнки алдан хәбәр ителсә, билетлар сатылмый, Казанда яшәүче кешеләр дә диваннан торып театрга килмәскә мөмкин”, - диде Илфир Якупов.
Камал театры директоры тетар репертуарыннан төшкән спектакльләрне “Татар-информ” аша күрсәтү мөмкинлеге турында да тәкъдимнәрен җиткерде.
- Бүген “Татар-информ” Камал театрының “Әрем исе” спектаклен онлайн күрсәтә. Спектакльне сәхнәгә “Алтын битлек” театр премиясенең быелгы номинанты, Уфа режиссеры Айрат Әбушахманов куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз