news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында яшь драматургларның пьесалары сәхнәләштерелә

“Яңа татар пьесасы” конкурсына җиде эш кабул ителгән.

(Казан, 27 август. "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә финалга чыккан авторларның сәхнә әсәрләре Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәрелгән бәйгедә өч пьеса уңышлы дип табылган. Бу хакта Камал театрның Кече залында яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында режиссер Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

"Конкурска җиде эш кабул иттек, шуларның өчесен сайлап алдык. Уңышлы язылганнары бар. Пьесалар режиссерлар җитәкчелегендә профессиональ актерлар тарафыннан Г. Камал сәхнәсендә куелачак. Шул рәвешле драматургларның иҗатын үстерүгә этәргеч бирәбез. Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, татар телендә иҗат ителгән пьесалар юллады. Әсәрләр тормыштан алынган, кешеләрнең бүгенге тормышын сурәтләп иҗат иткәннәр. Сөмбел Гаффаровв "Парковка, Энҗе Гыйззәтова "Ишекләр", Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" пьессалары уңышлы, зур күләмдә язылган. Әлегә яшь авторлар белән алга таба да эшләүне дәвам итәргә уйлыйбыз, чөнки талантлы драматурглар безгә кирәк", - диде ул.

  • Драматургия өлкәсендә беренче конкурс 2004 елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инициативасы белән узган. Хәзер конкурс ике елга бер мәртәбә үткәрелеп килә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100