news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында яшь авторларның әсәрләре буенча өч спектакль күрсәтеләчәк

Тамашачылар Сөмбел Гаффарованың "Парковка", Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр" һәм Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" спектаклен карый алачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры яшьләр мәйданына әверелә - яшь авторларның әсәрләре буенча өч спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар Сөмбел Гаффарованың "Парковка", Энҗе Гыйззәтованың "Ишекләр" һәм Гүзәл Сәгыйтованың "Томан" спектаклен карый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot