news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында ясалма фәһем һәм шагыйрьләр көч сынашты

Камал театрында ясалма фәһем һәм шагыйрьләр көч сынашты
Фото: © «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында «Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» дип исемләнгән шигъри чара узды. Чараны Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Камал театры оештырды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов үз чыгышын чараны оештыруда ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерүдән башлады.

«Иң элек бүген чарада катнашкан шагыйрьләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Аерым рәхмәтне ChatGPTны булдырган белгечләргә җиткерәбез – соңгы елларда аларның татар телен камилләштерүгә керткән өлеше зур. Бер ел элек ул татарча шактый авыр аралаша иде, хәзер исә аның тел байлыгы күпкә яхшырды. Проект Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла – аларга да рәхмәт. Камал театры исә бу бинаны бушка тәкъдим итте – без моның өчен бик рәхмәтле, – диде Райнур Хәсәнов.

Чарада ун шагыйрь үз әсәрләрен укыды, ә соңрак шул ук шигырьләрне ясалма интеллект – ChatGPT үзенчә яңадан язган текст аша тәкъдим итте.

Фото: © Ильяс Хаҗиев фоторәсеме

«Әлеге чараның идеясе төшке аш вакытында туды. Дусларым Рәфис Нуруллин һәм Баязит Зәйдуллин белән “шигъри форматта бер яңалык кирәк” дип сөйләштек. Шунда “әйдәгез, ясалма фәһем белән көч сынашып карыйк” дигән фикер туды. Тик “көрәш” сүзе шагыйрьләребезгә ошамады. Шуңа күрә без моны каршылык түгел, ә иҗади тәҗрибә, бер-беребезнең иҗатын бәяләү, чагыштыру формасында оештырдык. Хәтта бүген дә, чарад барышында иҗатташ дусларыбыз белән – ярты елдан соң бу экспериментны кабатларга уйлаштык», – диде шагыйрь Булат Ибраһим.

Фото: © Ильяс Хаҗиев фоторәсеме

Катнашучылар арасында Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Эльвира Һадиева, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Дания Нәгыйм һәм Алинә Хәбибуллина бар иде.

Чарадан соң тамашачылар шагыйрьләргә һәм оештыручыларга сораулар бирү мөмкинлегенә ия булды. Оештыручылар киләчәктә мондый форматтагы чараны кабатларга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100