news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр

Конкурска 50дән артык эш кабул ителде, лонг-биткә 22 пьесаны сайлап алынды.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 22 декабрьдә Камал театрында «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска 50дән артык эш кабул ителде. Жюри лонг-биткә 22 пьесаны сайлап алды.

Пьесаларны бәяләделәр: жюри рәисе – Разил Вәлиев, жюри әгъзалары - Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамалиева, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хасанова.

Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Җиңгән пьесалар махсус җыентыкта басылып чыгачак һәм театрларга тәкъдим ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100