news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында яңа режиссер эшли башлый

Ул – Фәрит Бикчәнтәев укучысы Айдар Җәббаров

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа сезонында яңа режиссер – Айдар Җәббаров эшли башлый. Бу хакта актерларга яңа сезонның беренче эш көнендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Безнең коллективта режиссерларның берсе мин, берсе – Илгиз Зәйниев. Быел Мәскәүдән Айдар Җәббаров кайтачак”, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Исегезгә төшерәбез, Галиәсгар Камал театры 112 нче сезонын, 6 октябрьдә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән ача.

Белешмә өчен: Айдар Җәббаров – Фәрит Бикчәнтәев шәкерте. 2012 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, укуын Мәскәүдә Россия Театр сәнгате иститутында дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100