news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында – яңа премьера

Камал театрында – яңа премьера

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 24 декабрь көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган «Бит» спектакленең премьерасы булачак. Спектакльнең режиссеры – Миләүшә Закирова. Премьерада театрның яшь артистлары Алсу Каюмова, Руслан Низамов, Фәнис Сафин, Рамил Вәҗиев һәм Гүзәл Шакирова катнашачак.

З.Хәкимнең «Бит» спектакле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, шулай ук «Казан утлары» һәм «Сәхнә» журналлары тарафыннан 2003 елда драматургия өлкәсендә игълан ителгән «Яңа татар пьесасы» исемле бәйгедә «Җыен» фонды премиясенә лаек булган иде. Моннан тыш, әлеге пьеса күптән түгел Казанның «Идел-пресс» нәшриятында ТР Мәдәният министрлыгы һәм тарафыннан «Яңа татар пьесасы» исеме астында дөнья күргән альманахта да урын алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100