news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Гран-прига «Идел-йорт» Мөслим районы Мөслим халык театры һәм Чиләбе халык театры коллективы лаек булды.

Камал театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Салават Камалетдинов

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстаннан Гран-прига Мөслим халык театры лаек булды (режиссеры - Синара Җәббарова, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы - Илшат Галиев, хореограф - Индира Тимкина).

«Бүген безнең өчен матур вакыйга. Халык театрлары өчен бу конкурс зур сынау, зур мөмкинлек, аралашу, иҗатны халыкка чыгару, яңа тәҗрибә җыю, өйрәнү, бер баскычка менү. Татар булган җирдә - театр бар. Театр - татарлыкны саклауда иң мөһим хәрәкәт. Бәйгедә катнашкан халык театрларына рәхмәт», - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Тарихка күз салсак, беренче татар театрын оештыручыларга сокланмый мөмкин түгел. Алар татар театр сәнгатен үстергән. Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин театрларны туплау эшендә зур эш башкарып калдырган иде», - дип искә алды Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

«Быел конкурста йөзләп коллектив һәм 2 меңнән артык кеше катнашты. Финалга чыгучылар спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәният сараенда тамашачыга тәкъдим итте. Сайлап алуның йомгаклау турына чыккан 12 спектакльдән 6 җинүче - лауреат һәм Гран-при ияләре билгеләнде. Спектакльне барлыгы 4800дән артык кеше карады. Сайлап алу турлары «Татар-информ»ның ютуб каналында туры трансляцияләнде», - диде Таткультресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.

Аның әйтүенчә, конкурс кысаларында ел дәвамында төрле иҗат лабораторийлары оештырылган. «Татарстанның 11 театры бу чараны уздыру өчен режиссер, актер, сәнгать җитәкчесе, концертмейстерлар өчен бар мөмкинлек тудырды. Лабораторияләрдә 190нан артык кеше сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, спектакльләрне яктырту, декорацияләр кую буенча осталыкларын арттырды», - диде ул.

Кичәдә конкурста җиңгән театр коллективларын бүләкләделәр. Ахырдан Гран-прига ия булган Мөслим халык театры Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасын куйды. «96 ел элек язылган легендар пьеса бүгенге көнгә кадәр үзенең актуальлеген югалтмый. Тамашачыны Салих Сәйдәшев тарафыннан иҗат ителгән җырларның тере тавышка яңгыравы һәм житез, дәртле биюләр куелышы да үзенә әсир итте», - диде Алсу Мифтахова.

«Актерлык эшенә, профессионализмга сокланам. Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар, яхшы кәеф телим! Төрле урыннар бирелүгә карамастан, конкурста катнашучыларның барысы да алкышларга һәм тамашачылар мәхәббәтенә лаек!»- диде Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең хор һәм халык җыры кафедрасы диплом спектакльләрен һәм концерт программаларын режиссер-куючысы Наталья Табачкова.

Гран-при: «Идел-йорт» Мөслим районы Мөслим халык театры («Зәңгәр шәл» спектакле өчен, бүләккә 800 мең сумлык сертификат),

  • I дәрәҗә лауреат: Чистай районы халык театры («Волки и овцы» спектакле өчен),
  • II дәрәҗә лауреат: Актаныш районы Иске Кормаш мәдәният йорты «Нур» театр коллективы («Әрем тәме» спектакле өчен),
  • II дәрәҗә лауреат: Балык бистәсе районы халык театры («Мәхәббәт чишмәсе» спектакле өчен),
  • III дәрәҗә лауреат: Саба муниципаль районының «Балкыш» халык театры («Әлепле әртистләре» пьесасы өчен),
  • III дәрәҗә лауреат: Чаллы шәһәре КамАЗ мәдәният йорты «Мистерия» музыкаль театры («Морозко» спектакле өчен).

Россия төбәкләре:

  • Гран-при: Ибраһим Садыгов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән Чиләбе өлкәсе Чиләбе халык театры коллективы («Хуҗа Насретдинның биш хатыны» спектакле өчен. Халисә Уразова тәрҗемәсе, режиссеры – Вәкил Кадыйров. Бүләккә - 500 мең сумлык сертификат),
  • I дәрәҗә лауреат: Башкортстан Республикасының Балтач районы «Балкыш» халык театр коллективы (Уильям Шекспир пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Король Лир» спектакле өчен, режиссеры – Редик Ганиев),
  • II дәрәҗә лауреат: Санкт-Петербург шәһәренең «Былбыл» татар үзешчән театры (Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Эх, күгәрченкәйләрем!..» спектакле өчен. Режиссеры – Сиринә Зинурова),
  • II дәрәҗә лауреат: Төмән өлкәсе Тобольск шәһәренең «Туфан» театр студиясе (Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер күрешү – үзе бер гомер» спектакле өчен. Режиссеры – Мәдинә Уразметова),
  • III дәрәҗә лауреат: Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылы мәдәният йортының «Эстәрле» татар халык театры (Данил Салихов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Өзелгән йөзем» спектакле өчен. Режиссеры – Зөлфия Латыйпова),
  • III дәрәҗә лауреат: Ульяновск өлкәсе Ульяновск шәһәре Киндяковка мәдәният йортының «Нур» татар халык театры (Данил Салихов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Язмыш» спектакле өчен . Режиссеры – Җәмилә Мифтахова).
  • «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе: Төмән өлкәсе Тобольск шәһәренең «Туфан» театр студиясе актеры Илнар Кульмаметов (Фәнис Яруллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Бер күрешү – үзе бер гомер» спектаклендә Әхмәт ролен башкарган өчен),
  • «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе: Башкортстан Республикасы Нефтекамск шәһәренең «Без» татар халык театры актеры Рәмзия Зиннәтуллина (Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кәләш әйттергәндә» спектаклендә Мәдинә ролен башкарган өчен),
  • «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе: Башкортстан Республикасы Шаран районы Зирекле авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры актеры Лилия Хәйруллина (Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Баш куям тезләреңә» спектаклендә Гөлчирә ролен башкарган өчен).

Зәкия Туешева исемендәге премиягә Менделеевск муниципаль районының «Дөрешкәй» театр коллективы лаек булды

«Бу җиңү безнең өчен зур горурлык. Мөслим районы гореф-гадәтләрне саклый торган районнарның берсе. Театр, чыннан да, татарларны берләштерә. Мөслим халык театры төрле җирләрдә гострольләрдә булды. Бу бик зур бәя. Традицияләрне алга таба да үстерербез дип сүз бирәм», - диде Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» фестивале республика һәм Россия төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Фестивальнең максаты - үзешчән коллективларның эшчәнлеген яктырту. Конкурсның мәгълүмати партнерлары - «Татар-информ» агентлыгы, «Казанские ведомости» газетасы.

Конкурсны гамәлгә куючы: Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәге», Бөтендөнья татар конгрессы һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Конкурс татар халкынын милли үзенчәлеген саклау программасы кысаларында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100