news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены ачылды

Бүген Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел җыенга Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

Җыенның ачылу тантанасы Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

«Җыен Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Ул тулы бер хәрәкәткә әверелде. Авыл эшмәкәрләре безнең ышанычыбыз, терәгебез. Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Милләткә хезмәт – сезнең яшәү рәвешегез. Җыен кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклашырсыз, төрле кызыклы проектларны үз төбәгегездә җәелдерерсез дип ышанып калабыз», – диде ул.

Шулай ук биредә эшмәкәрләргә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ачылу тантанасыннан соң делегатлар Мәхмүт Галәү роман-дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100