news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы буенча премьера була

9, 10 һәм 11 февральдә Камал театрында зур премьера – татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы буенча премьера була. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде.

«2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак», диелә хәбәрдә.

  • Яңа спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов. Рольләрдә: Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Алсу Каюмова, Зөфәр Нуртдинов, Эльза Моратхуҗина, Илүсә Камалиева.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100