news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була

Кичәдә юбилярны укучылары котлый һәм «Исәнмесез?!..» спектакле күрсәтелә.

Камал театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була
Рамил Гали

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программада укучылары котлавы һәм «Исәнмесез?!..» спектакле тәкъдим ителә. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры — Радик Бариев.

Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана.

Татарстанның халык артисты (1991), Россиянең атказанган артисты (1999) Хәйруллин Илдар Зиннур улы 1950 ел­ның 6 ию­нен­дә Ка­зан шә­һә­рен­дә туа. 1970 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1975 елдан Театр училищесында ак­тер­лык ос­та­лы­гы укыта. Спек­такль­ләр куя.

Хәй­рул­лин — күп­кыр­лы ак­тер. Иҗа­ты­ның баш­лан­гыч чо­рын­да баш роль­ләр­дә яшь егет­ләр­не уй­на­са, со­ңын­нан төр­ле планда һәм төрле жанрда ха­рак­тер­лар ту­ды­ру ос­та­сы.

Роль­лә­ре: Тай­мо­раз — «Бор­чыл­ма, әни­ем» (Н.Дум­бад­зе); Алим — «Эң­гер-мең­гер» (А.Гый­лә­җев); Ис­мә­гыйль — «Диләф­рүз­гә дүрт кия­ү», Гри­го­рий — «Ат ка­ра­гы», Ша­гыйрь — «Моң­лы бер җыр», Хә­бир — «Сө­яр­кә» (Т.Миң­нул­лин); Лау­рен­сио — «Җү­ләр кыз» (Ло­пе де Ве­га); Та­һир — «Мә­хәб­бә­тең чын бул­са» (Х.Ва­хит); Аб­ду­лич — «Һиҗ­рәт» (Н.Исән­бәт); Ка­ран­ды­шев — «Бир­нә­сез кыз», Ху­до­ба­ев — «Җи­ме­рел­гән бә­хет» (А.Ост­ровс­кий); Кияү — «Кияү бе­лән кә­ләш» (М.Бай­җи­ев); Иль­яс — «Ка­зан сөл­ге­се», Ис­мә­гыйль — «Сүн­гән йол­дыз­лар» (К.Тин­чу­рин); Мак­сим — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Труф­фаль­ди­но — «И­ке ху­җа­ның хез­мәт­че­се» (К.Голь­до­ни); Җан­бай — «И­де­гәй» (Ю.Са­фиул­лин), Ка­рак — «Ка­рак» (З.Хә­ким); Ин­саф — «Ә­ни кил­де» (Ш.Хө­сә­е­нов); Пеп­пи­но — «Гау­га­лы га­и­лә» (Эд.де Фи­лип­по); За­кир — «Мә­хәб­бәт ха­ти­рә­се», Хәмзә - «GO! Баламишкин» (Ф.Бү­лә­ков); Вершинин — «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100