news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында татар сәхнәсенә чыккан фәхишә Камәр Казанская турында фикер алышачаклар

Камал театры үзенең иң каршылыклы спектаклен – “Курчак туе”н - видеода тәкъдим итә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бүген Камал театры сәнгать дөньясында  кайчандыр вакыйга булган спектаклен искә төшерә. Бүген театрның Кече залында Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган “Курчак туе” спектакле видеодан күрсәтеләчәк. Пьеса авторлары – драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид. Шунысы да игътибарга лаек, бу – вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр премиясенә лаек булган Ризван Хәмиднең сәхнәгә куелган соңгы әсәре. Ул 2009 елда куелган.

Искәртеп үтәбез, спектакль “Камал мәктәбе” проекты кысаларында күрсәтелә. “Камал мәктәбе” – театрның легендар спектакльләрен барлап, бүгенге заман күзлегеннән фикер алышыр өчен оештырылган белем бирү проекты. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту. Проект шарты буенча, әсәрләр видеода тәкъдим ителә. Тамашачы белән спектакльне анда катнашкан артистлар һәм авторлары да карый. Эксперт буларак театр белгечләре, язучылар чакырыла. “Курчак туе” – “Камал мәктәбе” проектының дүртенче спектакле. Алдарак тамашачыга легендар “Ахырзаман”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Телсез күке” спектакльләре тәкъдим ителгән иде.

Оештыручылар билгеләп узганча, 2009 ел Россиядә БДИның мәҗбүригә әйләнүе, Мәскәүдә “Евровидение” узуы белән тарихта калган. Шул ук елны Камал театры сәхнәсендә "Курчак туе" спектакле куела. Спектакль биш ел диярлек бара һәм аны фахишә Камәр Казанскаяның каршылыклы ролен башкарган Нәфисә Хәйруллина иҗатында артистканың иң төп казанышы дип атап була. Премьера күп бәхәсләр уята. Иң беренче чиратта спектакльнең сайланган темасы һәм шәрә хатын-кыз тәнен күрсәтүе игътибар үзәгенә алына.

“Курчак туе” спектакле турында бүген галимнәр - Миләүшә һәм Айдар Хәбетдиновлар, “курчак туйлары” буенча белгеч Илдар Шәфыйков, язучылар Рабит Батулла, Ркаил Зәйдуллалар үз фикерләрен әйтәчәк. Фәхишәгә әверелгән Камәр ролен башкарган Нәфисә Хәйруллина үзе катнаша алмау сәбәпле, фикерләре видеога яздырылып тәкъдим ителә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100