Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында татар драматургларының пьесаларын онлайн уку башланды
Бүген Туфан Миңнуллинның «Син мине күрәсеңме?» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров укыды.
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 18 майда Камал театры яңа проект башлый — татар драматургларының пьесаларын онлайн уку оештырыла. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Камал артистлары «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән, әлегә кадәр сәхнәгә куелмаган пьесаларны укыячак. Туры эфирлар көн дә 12.00 сәгатьтә театрның рәсми ютуб-каналында үтә.
Онлайн-укулар исемлеге:
20 майда 12.00 сәгатьтә Зәбир Гыймаевның «Әҗәт» пьесасын Алмаз Гәрәев укый;
22 майда 12.00 сәгатьтә Зөлфәт Хәкимнең «Җенле күл» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз