news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалны искә алачаклар

Чакыру билетларын Камал театры кассасында алырга мөмкин.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). 27 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар драматургиясе классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалны искә алалар. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кичә драматургның тууына 140 ел тулуга багышлана. Сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова.

Чакыру билетларын Камал театры кассасында алырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә. 

“Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып, уйнаучыларның да, театрга язучыларның да күбәюен һәм камилләшүен телим”, дип язган бөек драматуг Галиәсгар Камал 1913 елда.

news_right_1
news_right_2
news_bot