news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында «Тамашачы тамашасы» спектакле премьерасы була

«Россия өчен чагыштырмача яңа театр алымнары белән эшләнгән һәм Татарстанда дәүләт театры сәхнәсендә куелган беренче спектакль», - ди оештыручылар.

Камал театрында «Тамашачы тамашасы» спектакле премьерасы була

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә Камал театрының кече сәхнәсендә «Тамашачы тамашасы» спектакленең премьерасы була.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 кеше: 11 хатын кыз һәм 1 егет үзләренең театрга карата мөнәсәбәте турында сөйли.

«Аларны бер-берсе белән тик театрга мәхәббәт берләштерә. Ә тормышта алар төрле буын вәкилләре һәм һөнәри өлкәләрдә эшләүче кешеләр. Шуңа күрә, зур мәхәббәт булганга карамастан, аларның театрга тәкъдимнәре дә төрле», диелә бу хәбәрдә.

«Тамашачы тамашасы» — Россия өчен чагыштырмача яңа театр алымнары белән эшләнгән һәм Татарстанда дәүләт театры сәхнәсендә куелган беренче спектакль, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100