news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимҗан Гыйльманов Камал театрында Шүрәле турында лекция укыды

Язучы Галимҗан Гыйльманов Камал театрында Резеда Гобәеваның «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле куелу уңаеннан «Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә» лекциясен сөйләде. Төп тема – халык ышануларының һәм автор күзаллавының чигендә яшәүче серле урман хуҗасы Шүрәле образы иде.

«Гомеремнең 15 елын мифлологиягә багышладым. Әлбәттә, татар мифларының үзәгендә Шүрәле кебек чын милли затларыбыз тора. Бүген бу – бик актуаль.Чөнки безнең мифик образларыбыга милләтебезнең кодлары, символлары буларак мәгънә салынган», – дип башлап җибәрде Галимҗан Гыйльманов лекциясен.

«Лекциядә Урман иясе белән Шүрәле бер зат итеп тәкъдим ителсә дә, чынлыкта мифологиядә бу персонажлар аерым тикшерелә. Алар арасында урман стихиясе белән бәйле багланыш бар», – диде лектор һәм тамашачы аның белән бергә тәңречелек чорындагы ышанулардан башлап, ислам дине кергән чорларны колачлап, Шүрәле мифик затына бәйле риваятьләрне күзәтеп чыга алды.

25 декабрьдә Камал театрының Универсаль залында Резеда Гобәеваның Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов куелышындагы «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot