news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында Шүрәле мифлары турында язучы Галимҗан Гыйльманов лекция укыячак

Камал театрында Шүрәле мифлары турында язучы Галимҗан Гыйльманов лекция укыячак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Камал театры премьераларга багышланган лекцияләр циклын дәвам итә - «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы уңаеннан язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов Шүрәле образының эволюциясе турында сөйләячәк.

«Проектның максаты: тамашачыларга спектакльләрнең тарихи һәм мәдәни контекстын аңлату»,- дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Бу юнәлештә беренче адым Илгиз Зәйниевның «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» премьерасы алдыннан тарихчы Лилия Габдрафикованың ХХ гасыр башы татар җәмгыяте турында лекциясе иде. «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» пьесасын язу фәнни-тикшеренү эшләреннән башланды, миңа монда танылган тарихчы Лилия Габдрафикованың фәнни хезмәте бик ярдәм итте. Тамашачыларга шул чор турында лекция укуы өчен аңа бик рәхмәтлебез», - ди спектакльнең авторы һәм режиссеры, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

«Шүрәлене көттегезме?!» спектакле премьерасы кысаларында оештырылган «Шүрәле — урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә» лекциясе фольклорның заманча сәнгать һәм фән белән үзара бәйләнешен күрсәтер дип өметләнәбез», - ди Илгиз Зәйниев.

  • Галимҗан Гыйльманов лекциясен 18 декабрьдә укыячак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.
  • Лекция театрның Камера залында татарча укылачак.
news_right_1
news_right_2
news_bot