Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында спектакльләргә бүләк сертификатлары сатыла
Ул 109 сезон ахырына кадәр гамәлдә була
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль билетларына сертификат сатып алырга мөмкин. Республика театрлары арасында беренче тапкыр буларак, камаллылар үз кассалары аша сатуга 500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатлары чыгарган. Сертификат 109 сезон ахырына, ягъни 2015 елның 31 августына кадәр файдаланылышта була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Камал театры директорының тамашачылар буенча урынбасары Ранис Сәхибуллин, сертификатлар булдыру идеясе бездә күптән бар иде инде, ди. “Театрның корпоратив сату бүлеге менеджерлары да шул ук тәкъдим белән чыккач, аны тормышка ашыру тизләтелде. Күпләр якыннарын театрга чакырып бүләк ясарга телиләр. Тик кемгәдер бүләккә билет алганда, аның өчен уңайлы көнне, ошаган спектакльне туры китереп булмаска мөмкин, шуңа күрә сертификат бүләк итү кулайрак. Сертификат иясе үзе теләгән вакытта, үзе сайлап алган спектакльгә килә ала, димәк, һәр як өчен бу отышлы”, - ди театр җитәкчелеге вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз